17 март 2026 материаллары
-
Язмыш
Йөрәк тулы мәрхәмәт
Казанда СВОда меңләгән кешенең гомерен саклап калган олы йөрәкле хирургны соңгы юлга озаттылар. Туган ягында – тыныч тормыштагылар аны Идел буе онкодиагностика үзәге директоры Александр Потанин дип белсә, алгы сызыктагы егетләр хәтеренә мәңгегә Кадуцей булып кереп калачак.
-
Яңалыклар
Казаннан Мәскәүгә йөрүче поездларда пассажирлар агымы арткан
Казаннан Мәскәүгә йөрүче поездлардан гыйнвар һәм февраль айларында 102,6 мең пассажир файдаланган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,1 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан, Казан телебашнясында төсле утлар кабыначак
18 мартта Татарстанның төп телебашнясында төсле утлар кабыначак. Акция Кырым һәм Севастополь Россиягә кушылуның унике еллыгына багышлана.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 17 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.